(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Сарапул шәһәренең «Электрон» милләтләр мәдәниятен торгызу һәм үстерү йортында алтынчы тапкыр «Бердәмлек гүзәле» бәйгесе узды. Анда төрле милләт вәкилләре: удмурт, мари, рус, украин, еврей, грек, азәрбайҗан, татар, немец, белорус кызлары көч сынашты.
Tatar-inform.tatar