Бөгелмә кызы дзюдо буенча төбәкара республика турнирында бронза яулады
0
149
(Бөгелмә, 2 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). 28 февральдә Уфа шәһәрендә 2009–2010 елгы кызлар арасында дзюдо буенча төбәкара республика турниры булды
Бу ярышларга Пермь, Төмән, Чиләбе, Саранск, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортстан һәм Татарстаннан иң яхшы дзюдочылар җыелды.
Киеренке көрәштә «Факел» спорт мәктәбендә тренер Ильдар Фәттахов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Динара Нечепоренко бронза медаль яулады, ә аның кулдашы Робия Әбдерахманова үз авырлык категориясендә бишенче булды.