Яңа Мансур мәктәбе Самара өлкәсендә иң яхшы мәктәп исеменә лаек булды
0
17
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе өлкәдә иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе дипломына лаек булды. Бу хакта « Самар татарлары » сайты хәбәр итә.
Мәктәп Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
«Бу безнең уртак казанышыбыз! Барыгызга да зур рәхмәт!» — диелә Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе администрациясе хәбәрендә.