Нурлат районының Кизләү авылында шөпшәләр галәмәт зур оя ясаган
0
436
ТВ журналисты Алсу Бильданова үз сәхифәсенә куйган видеода шөпшәләр оясы күренә. Ул без күреп ияләшкән кечкенә оя түгел, ә бик зур. Ояга шөпшәләр кереп чыгып йөргәне күренә. Видео Нурлат районының Кизләү авылында төшерелгән.
«Шөпшә оясын элек тә күргән бар иде, әмма мондый зур һәм матурны беренче тапкыр күрәм. Табигать могҗизасы: кечкенә генә җан ияләре үзләренә матур һәм зәвыклы итеп оя ясаган», — дип язган журналист.