Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган
0
354
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 1се — читтән кертелгән, 52се — башка авыру белән элемтә нәтиҗәсендә эләккән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 24 кеше хастаханәгә салынган, 29ы өйдә дәвалана. Авыручыларның иң күбе 60-70 яштлеклщр арасында — 16 кеше. Казанда - 26, Чаллыда — 8, Яшел Үзән районында — 7, Түбән Кама районында — 4, Лаеш районында — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында берәр авыру очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада 18 184 Covid-19 очрагы теркәлгән. Барлыгы 14 842 кеше терелгән, шул исәптән 59ы - узган тәүлектә.