Нурлат районында тиздән яңа күпфункцияле үзәк ачылачак
0
68
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Нурлат микрорайонында тиздән яңа күпфункцияле үзәк ачылачак. Объектта төзелеш эшләре төгәлләнү алдында тора. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә. Яңа бинада Мәдәният йорты, китапханә һәм музей да булачак. «Барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Яктырту, элмә тактадан алып территорияне төзекләндерүгә кадәр», — диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.