«Чәчләре чуалган, үзе гарипләнгән». Әни кеше кыз баласын диван астында тартмада асраган
Бөек Британиядә әни кеше кыз баласын 3 ел буена диван-карават астындагы тартмада асраган. Сабый гарипләнгән, чәчләре чуалып беткән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Баланы 3 яшьлек туган көне алдыннан гына тапканнар. Хәзер анасын төрмәгә утыртканнар.
Гаепләүче судка хәбәр иткәнчә, хатын баланы йокы бүлмәсендә тартмада тота, урамга алып чыкмый, беркем белән аралашмый. Хастаханәгә китергәндә баланың яше 0 дән 10 айга кадәр була, сабый бик ябык, организмына су җитешми. Хатынны балалар белән вәхшиләрчә мөнәсәбәттә, балага тиешле медицина ярдәме тәэмин итмәүдә, ашатмауда, тәрбияләмәүдә гаеплиләр.
Тапкан чакта 3 яшьлек кызда физик гариплекләр була, чәчләре таралмаган. Әни кеше баласы булуын туганнарыннан, хәтта бергә яши торган иреннән дә яшерә.
Суд хәбәр иткәнчә, хатын балага азыкны да, суны да тиешле күләмдә бирми, шприц белән генә витамин ашата.
Әни кеше башка балаларын мәктәпкә илткәндә яки эштә булганда, Раштуага туганнарына киткән чакта, сабый ялгызы кала. Хатын белән яши торган ир биредә төнгә кала башлагач, баланы башка бүлмәгә күчерәләр, һәм шунда ялгызын тоталар.
Хатын белән яши торган ир-ат бер көнне иртән кайтып кергәч, бала булуын ачыклый. Социаль хезмәткәр сүзләренчә, ул кызны беренче тапкыр тартмада утырып торган килеш күрә, шуннан соң хатыннан, кызыңны шунда асрыйсыңмы әллә, дип сорый.
Хатын бер дә аптырап тормыйча, «әйе, тартмада» ди.
Әлеге эштә катнашкан полиция хезмәткәрләре баланың анасы күрсәтмәләрен укыганда елап җибәрүе турында хәбәр ителә.
Хатын сүзләренчә, ул йөкле булуын белми, бала тапканда бик курка. Ул баланы гел тартмада тотмавын, тартманың беркайчан да ябылмавын, ләкин бала «гаиләнең бер өлеше булмавын» әйтә. Шулай ук ул баланың атасы белән дә начар мөнәсәбәттә икән. Башка балалары аның белән яшәмәвен сөйләгәндә, бу хатын елый.
Прокурор сүзләренчә, сабый абый-апаларын белми, көн яктылыгын күрмәгән, саф һавага чыкмаган, үз исемен дә ишетмәгән, диелә хәбәрдә.