Ритуаль хезмәтләр бюросы җитәкчесе: Киләчәктә мәет җирләү урыннарына кытлык булачак
0
416
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Хәзерге вакытта Татарстан зиратларында мәет җирләү урыннарына кытлык юк, әмма иртәме-соңмы моның белән очрашырга туры киләчәк. Казан шәһәрендәге бер җирләү бюросының җитәкчесе Радик Мостафин «Татарстан 24» телеканалы директоры Андрей Кузьмин»ның «Галстуксыз әңгәмә» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Мостафин сүзләренчә, Мамадыш районында урнашкан «Курган» зираты катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә бик тә коткара, чөнки иске зиратларда 15 елдан 20 елга кадәр каберлек чоры бар. Бу вакыт эчендә мәет таркала һәм минераллаша, шуннан соң туганнар каберенә башка кардәшенең мәетен урнаштырырга рөхсәт ителә. Әмма, белгеч билгеләп үткәнчә, коронавирус эпидемиясе шартларында еш кына кешеләр тулы бер гаиләләре белән вафат булган очраклар да була. Ул шулай ук Татарстанда каберләр санының артуын да билгеләп үтте. «Моңа кадәр Казанда көненә 40 мәетне гүргә иңдерәләр иде, хәзер ул 75-100гә җитә. Районнарда да якынча 3-5 булса, хәзер 8-10га кадәр артты. Әгәр «Курган» 10-15 елга исәпләнгән икән, мондый динамика белән аның күпме вакыттан тулачагын исәпләп карагыз», - диде эксперт. Моннан тыш, Мостафин Казанның инде күптән крематорийга мохтаҗлык кичерүенә игътибар юнәлтте һәм аның 1,5 елдан соң, ниһаять, сафка басачагын әйтте. «Әгәр Казанның картасын алып карасак, бөтен М7 трассасы зират белән тулган. Алга таба нәрсә булыр? Бары тик крематорий гына коткарачак. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград крематорийларында 2,5әр мең кешене яндырганнар. COVID-19 пандемиясе чын мәгънәсендә Ленинград блокадасы ул», - дип искәртте Мостафин.