Мамадыш фермеры Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 15 мең бройлер чеби кайтарды
0
249
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадыш районының «ЭкоПтица» кооперативы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 15 мең бройлер чеби кайтарды. 2019 елда предприятие Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча 5 млн сум күләмендә грант алды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Грант акчасына кош ите эшкәртү цехы ачарга планлаштыралар. Кирәкле җәйланмаларны алып кайтканнар инде. Предприятие 7 эш урынына исәпләнгән. Фермер Роза Тарасова 2 елдан артык кошчылык белән шөгыльләнә. «Моннан 5-6 ел элек ташландык хәлдә булган терлекчелек һәм йорт яны участокларында капиталь ремонт ясалды, корпуслар чебешләр белән тулы. Оренбург өлкәсеннән үстерү өчен 15 мең чеби кайтарылды. Шушы көннәрдә тагын ике корпус кечкенә бройлер чебиләре белән тулачак», — дип сөйли Роза Тарасова. Якын арада кооператив тулы куәтенә эшли башлаячак. Предприятие җитәкчелеге район һәм республика халкын гына түгел, якын-тирә шәһәр халкын да кош ите белән тәэмин итәргә ниятли.