Торбаүткәргечтә авария булу сәбәпле, Казан урамнарын су баскан
0
172
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә торбаүткәргечтә авария булу сәбәпле су баскан Казан урамнарын видеога төшереп алганнар. Кулланучылар социаль челтәрләрдә шул кадрларны урнаштырган.
Мамадыш трактында төшерелгән видеоязмадан күренгәнчә, автомобильләргә юлның су баскан участокларын чын мәгънәсендә «йөзеп» чыгарга туры килә. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Бигичев урамында торбаүткәргечтә авария килеп чыккан. Шуның нәтиҗәсендә берничә йорт сусыз калган.