Мамадышта ундүрт балалы гаилә сайлау участогына бергәләшеп барды
0
100
(Мамадыш, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ», Кристина Сабурова). Татарстанның Мамадыш шәһәрендә яшәүче күп балалы Мазиловлар гаиләсе бүген сайлау участогына 14 баласы белән җыйнаулашып барды. Шул рәвешле бу гаиләдә яшьтән үк Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр, актив гражданлык позициясенең мөһимлеген, ни өчен сайлауларга йөрергә кирәклеген аңлаталар, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru .
Мазиловлар гаиләсендәге 14 баланың 5се — тәрбиягә алынган. Роспотребнадзор кагыйдәләре буенча, участокка тавыш бирүчеләрне генә кертәләр. Шуңа күрә әти-әнисе Любовь һәм Николай Мазилов тавыш биреп чыкканны балалар урамда көтеп торды.
«Районда күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә, без торак-коммуналь ташламалар алабыз, балалар бушлай кинога, бассейнга, карусельләргә йөри ала. Без боларның барысыннан да файдаланабыз. Балаларыбыз уңайлы шартларда, гадел җитәкчеләр белән яшәвен дәвам итсеннәр иде», — диде Любовь Мазилова.