Мамадыш студенты беренче тапкыр сайлауга бару өчен электромобиль ясаган
0
105
(Мамадыш, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ», Кристина Сабурова). Быел үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашкан Мамадыш егете кешеләрне шаккатырып, сайлау участогына дуслары белән бергәләп ясаган электромобильгә утырып килгән. Шулай итеп, политехника көллияте студенты Илнар Мөбәрәкшин сайлауда катнашуын истә калырлык итеп уздырырга теләгән, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru . «Минем сайлауларда беренче катнашуым истә калсын өчен, мин дусларым белән „Муравей“ совет мотороллерыннан электромобиль ясарга булдым. Безгә укытучыбыз Дмитрий Комаров булышты. Киләчәктә дә яңа төрле машиналар уйлап табарга планлаштырабыз», — дип сөйләгән Илнар. Сайлау участокларына атларга, мотоциклларга, ретро-автомобильләргә утырып килү очраклары шактый. Ә менә кулдан эшләнгән электромобильне әле күргәннәре булмаган. Креатив студентлар сайлау участогына акрын гына барса да, соңга калмыйча, вакытында килеп җиткән. Быел беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә сайлау участогы әгъзалары истәлекле магнитлар бүләк иткән.