Казанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бала зыян күргән
0
58
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр сөйләде.
Алар әйтүенчә, авария бүген иртән иртәнге тугызынчылар киткәч Мамадыш трактында булган. Биредә бер җиңел автомобиль икенчесен «куып» җиткән. Ике машинага да җитди зыян килгән. Көмеш төсендәге автомобиль кузовының алгы өлеше ватылган, капоты һәм бамперы изелгән. Ак төстәге машинаның исә арткы тәрәзәсе коелып төшкән һәм бамперы яньчелгән. «Авариядә 12-13 яшьләр тирәсендәге бала зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып киткән», — диде шаһитлар.