Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән
0
599
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда республиканың Биектау районында Казан — Малмыж автомобиль юлында булган. Биредә «Опель» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.
«Юл һәлакәтендә ким дигәндә ике кеше зыян күргән — табиблар аларны хастаханәгә алып китте», — дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.