Татарстан юлында «КАМАЗ» янган
0
537
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанда «КАМАЗ» янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 5.30 сәгать тирәсендә Казан-Малмыж юлында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы турында хәбәр килгән.
Берничә минуттан Куркачи икмәк кабул итү предприятиесеннән килеп янгынны сүндерәләр.
Янгын йөк машинасының 6 кв. метр кабинасын юк иткән. Зыян күрүчеләр юк.