Татарстанда бүген торнадо булган - видео
0
170
РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда торнадо булган. Әлеге кадрларны социаль челтәрләрдә таратканнар. Кайсы район икәне хәбәр ителми.
Кадрларда торак йортлар ягына таба килә торган зур торнадо сурәтләнгән.
Чаллыда көчле давыл йортларга зыян китергән. Лениногорский районында җил йорт түбәләрен алып аткан, диелә бу хәбәрдә.
Казан янындагы Богородское авылында көчле давыл кадрлары чыкты.
Биектау районында көчле җил агачларны юлга аударган.
Давыл вакытында Лаешта да йортларга зыян килгән, агачлар ауган.
Казанның Спорт урамында агачлар ауган.