Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган
0
387
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бер кеше хастаханәгә салынган, 42се өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 29 кеше авырган. Чаллыда - бер, Югары Осланда - биш, Әлмәттә - өч, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлатта - берәр очрак. Яшел Үзәндә өч, Балтач һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән. Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 899 тапкыр куелган. 6 756 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 15 кеше узган тәүлектә терелгән.