Мәскәү татарлары сугышчы юлчылар һәйкәленә чәчәкләр салды
0
224
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сугышчы юлчылар һәйкәленә чәчәк салу тантанасында катнашты.
Сугыш елларында юлчылар 100 мең километрдан артык юл, биш мең күпер һәм кичү төзегән. М-1 «Беларусь» федераль автомобиль юлының 71нче чакрымында урнашкан мемориал аларның күмәк батырлыгына, Җиңү хакына фидакарь хезмәтенә багышланган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Равил Әхмәтшин «Автодор» компаниясенә һәм шәхсән «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенкога Ватанны саклаучылар истәлеген саклауга юнәлтелгән зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Мемориал янына юл ветераннары һәм аларның гаиләләре, «Автодор» хезмәткәрләре, яшьләр җыелды. Биредә алар ун елга якын Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында җыела.
Атышлар һәм бомбалар астында җимерелгән юлларны яңадан торгызган, күперләр, кичүләр төзегән, Кызыл Армия частьларының һөҗүмен генә түгел, снарядлар, азык-төлек, материаллар китерүне дә тәэмин иткән юлчыларны алар искә алалар һәм рәхмәт белдерәләр. Күп кенә юлчыларга кулларына корал алырга туры килгән, диелә хәбәрдә.