Лилия Хәйруллинадан «Тутырылган балык» рецепты
0
36
«Тутырылган балык» өчен кызыл балык, суган, кишер, зәйтүн мае, сыр, лимон, каймак, тоз, борыч кирәк булачак.
Эш барышы:
Кызыл балыкны чистартып, тоз һәм борыч сылап, берничә минутка читкә куеп торырга;
Эчлек өчен суганны вак итеп турарга, кишерне эре угычтан уарга. Аерым-аерым зәйтүн маенда кыздырырга; ⠀
Эре угычтан сыр уарга, суган янына салырга. Барысын да балык эченә тутырырга;
Балык өстенә лимон кисәкләре куеп, фольгага төреп, духовкада 20-25 минут пешерергә;
Пешеп чыгарга берничә минут кала, йомшак, сусыл булсын өчен, балык өстенә каймак сыларга.
⠀