Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында татар теленнән факультатив дәрес ачарга җыеналар
0
158
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Буриятиянең Усть-Кяхта авылында татарлар белән очрашты. Алар балаларга татар телен өйрәтү буенча факультатив дәрес ачарга җыенуларын әйтте. Ләкин укытучы кирәк икән. Васил Шәйхразиев «мәсьәләне хәл итәрбез», диде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Усть-Кяхта авылындагы мәктәптә 250 бала укый. Шуларның утызы татарлар. Биредә 2019 елда Татарстан ярдәме белән заманча җиһазландырылган татар теле бүлмәсе ачылган. Аны булдыруда да Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова башлап йөри. Татар телен укытуны онлайн режимда оештыру варианты да каралды.
2018 елда Бурятия һәм Татарстан республикалары ярдәме белән «Алмагачлар» исемле туристик маршрут ачылган. Шәйхразиев әлеге маршрут буенча узды. «Алмагачлар» мартшрутына авыл китапханәсе дә кертелгән. Милли шура рәисе китапханәгә татарча китаплар күбрәк кирәклеген әйтте һәм почта аша юллаячакбыз дип белдерде.
«Бурятиядә бәлки татарлар аздыр. Ләкин һәр милләттәшебез безнең өчен кадерле», — диде ул. Сабантуен тагын да яхшырак оештыруда да булышлык булачак дип искәртте. Моның өчен белгечләрдән торган мобиль төркем дә җибәреләчәк.
Татарлар Бурятиянең һәр районында диярлек яши. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, республикада 6813 милләттәшебез гомер итә. Сан ягыннан, бурятлар һәм руслардан кала, өченче урында. 2018 елда беренче тапкыр Сабантуе оештырыла. Анда төрле милләт кешеләре катнаша. Бу эштә аларга Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова булыша.