Түбән Новгородта күренекле татарлар истәлегенә Дан аллеясы ясыйлар
0
99
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе «Түбән Новгород өлкәсенең күренекле татарларына Дан аллеясы» проекты башлануы турында хәбәр итә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында язылган. Дан аллеясы Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Х. А. Бигичев, А. А. Касьянов, Р. В. Ваһапов кебек күренекле кешеләре истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Әлеге аллеяда эшлеклеләрнең исемнәре язылган истәлекле такталар куелачак, шулай ук проект буенча кече архитектура формалары элементлары — эскәмияләр һәм урналар урнаштыру каралган. Аллея Чкаловск метросы станциясенә керү юлыннан башлап 1 май паркына кадәрге мәйданда планлаштырылган. «Әлеге проект Түбән Новгород шәһәренең Канавин районында мәдәни мирасны саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен кирәк. Шулай ук 1 май паркы янындагы территориянең бер өлешен төзекләндерү күздә тотыла. Дан аллеясы ачылгач, Түбән Новгород халкын якынайту өчен мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү мөмкинлеге булачак. Хәзерге вакытта шәһәр администрациясе белән килешү процессы бара», диелә хәбәрдә.