Чистай үзәк район хастаханәсендә ковидтан прививка ясау буенча кайнар линия эшли
0
235
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистайда яңа коронавирустан вакцина ясау дәвам итә. Прививканы Үзәк район хастаханәсендә ясыйлар. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. Чистайда яшәүчеләр вакцинация, шулай ук прививкага язылу буенча сорауларын Үзәк район хастаханәсене кайнар линиясе номерына (8 (84342) 5-07-89) шалтыратып бирә ала. Шалтыратулар эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Чистай үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологына 8 (84342) 5-22-90 телефоны буенча шалтыратып сорау бирергә мөмкин. Шулай ук баш табибның эксперт эше буенча урынбасарының 8 (84342) 5-10-03 телефон номеры тәкъдим ителә. Коронавирустан прививка ясатырга теләүче Үзәк район хастаханәсендә коронавируска мәҗбүри тест бирә, медицина тикшеренүе уза. Аның температурасын, кандагы кислород күләмен, кан басымын үлчиләр.