Чечняда 300 еллык тарихлы мәчет торгызылган
0
32
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасының Итум-Калинск районындагы Тазбичи авылында 76 ел ябылып торган мәчет торгызылган. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров әлеге мәчетнең 300 елллык тарихы булуын әйткән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Мәчетнең тарихи рәвеше сакланып, ул яңадан иске фундаментта төзелде. Соңгы җомга намазы биредә 1944 елда, чечен халкын куганга кадәр укылган. 76 елдан соң мәчет дин тотучылар өчен кабат ишекләрен ачты», — дип язган Кадыйров социаль челтәрләрдә.
Чечня башлыгы Курчалоев районындагы Майртуп авылында Бохара стилендә төзелгән мәчет ачылуын да әйтә. Мәчеткә берьюлы 5 мең кеше сыя. Аллаһ йортының үз дизель станциясе бар, ул бинаны электр белән өзлексез тәэмин итә, диелә бу хәбәрдә.